erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үги әтисе баланы коткарам дип ут эченә кергән

Бурятиядә ир-ат 11 яшьлек үги кызы өчен утка ташлана, ләкин аның белән бергә һәлак була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

28 апрель төнендә Улан-Удэда коточкыч янгында ир-ат һәм яшүсмер кыз һәлак була. Тикшерү комитеты тикшерүчеләре ачыклаганча, кич белән ир белән хатын беренче катта йокларга яткан.  Алар белән бергә хатынның 11 яшьлек кызы да яшәгән, аның бүлмәсе икенче катта урнашкан. Ир белән хатынна баланың ярдәм сорап кычкыруы уяткан. Бөтен дөньны төтен биләп алган. Гаилә башлыгы баскыч буйлап кыз янына ярдәмгә ташлана, ләкин кире төшә алмый, чыгу юлын ут кисеп ала.

— Куркуга төшкән ана янгын сүндерүчеләрне, ашыгыч медицина ярдәмен чакырган һәм күршеләрне уяткан,-дип сөйләгән Иркутскның Бурятия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.  Коткаручылар килгәнче, ялкын эчендә калган ир-ат белән балага ярдәм итәргә тырышканнар, ләкин соң булган. 
Ир-ат белән баланың үле гәүдәсен хәрәбәләрне тикшергән вакытта коткаручылар таба. Белгечләр билгеләгәнчә, алар төтен белән агуланып үлгән. Фаҗига урынын карап чыккач, экспертлар электр җылыткычы урнашкан бойлер бүлмәсендә тарала башлаган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әмма әлеге версияне раслау өчен янгын-техник экспертизасы нәтиҗәсен көтү кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак:http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gi-tise-balany-kotkaram-dip-ut-echen-kergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X