erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Украинадагы конфликтны туктату планы турында әйткәннәр

Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан 6 мартта Флорида штатында АКШның элекке президенты Дональд Трампның Мар-а-Лаго утарына сәфәр кылган.

Орбан Венгриянең М1 телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “ТАСС”. “Аның бу конфликтны туктауга бәйле әйбәт кенә планнары бар, әмма әлеге планнарның асылын сөйләп бирергә вәкаләтле түгелмен”, – дигән Венгрия Хөкүмәте башлыгы. Моннан тыш, Орбан әйтүенчә, Трамп янә президент вазыйфасына сайланса, Кушма Штатларның конфликтны дәвам итү өчен Украинага акча бирүен хупламаячак. Сүз уңаеннан, Орбанның Трамп белән өченче тапкыр очрашуы булган бу. Шул ук вакытта Венгрия Премьер-министры Американың бүгенге президенты Джо Байден белән әле бер тапкыр да очрашмаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137158/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев