erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларны «Ядкәрләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакырабыз

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкәрләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2024 елның 21 февраленнән  31 мартына кадәр «Ломоносов» (https://lomonosov-msu.ru/) фәнни сервисы буенча кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022,  Татарстан Республикасы,  Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее; тел. +7 (843) 590 – 86 – 67; e-mail:  muztukay@mail.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев