erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлемгә китерә торган зомби-вирус аркасында дөньяда яңа пандемия башлануы ихтимал

Глобаль җылыну галимнәр мәңгелек туңлыкта тапкан борынгы Себер вирусларының «уянуына» сәбәпче булырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Guardian газетасына сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге «Мафусаил микроблары»ның штаммнары (аларны икенче төрле зомби-вируслар дип тә атыйлар) тикшеренүчеләр тарафыннан аерып алынган инде», - диелә мәкаләдә.

Фәнни бергәлек вәкилләре борынгы куркыныч инфекция дөнья масштабындагы яңа эпидемия китереп чыгарыр дип шикләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белгечләр әйтүенчә, алар мәңгелек туңлыкта нинди вируслар яшеренеп ятуын төгәл белми, әмма глобаль җылыну нәтиҗәсендә алар «уянып», мисал өчен, полиомиелитның борынгы формасын китереп чыгарыр дигән шик бар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ulemga-kitera-torgan-zombi-virus-arkasynda-donya-yana-pandemiyane-kota-5882091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев