erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Ульяновск шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге турнир узачак

12 февральдә Ульяновск шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил исемендәге турнир узачак

Бу ярышта катнашучылар шахмат ярышларында иң көчлеләрне ачыклаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турнирның бик кызыклы һәм иң югары дәрәҗәдә оештырылачагына шикләнмим», – дип белдерде ярышны оештыручыларның берсе Камил Мусин.

Утызлап спортчыдан заявкалар килгән инде. Муса Җәлил исемендәге турнирны оештыручылар –  «Яңа Дулкын» оешмасы (УОТМО)  һәм Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе (УОТНКА), диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ulyanovsk-saharenda-musa-alil-isemendage-turnir-uzacak-5866825

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев