erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Валентин Юдашкин вафат булган

Совет һәм Россия рәссам-модельеры Валентин Юдашкин 59 яшендә вафат булган.

Бу турыда РИА Новости «Беренче канал»га сылтама белән хәбәр итте.

«Кайгылы хәбәр. Валентин Юдашкин вафат булды. Бу турыда аның хатыны хәбәр итте. Гениаль модельер, дөньяда танылган мода белгече. Аның киемнәрен шоу-бизнес, театр һәм кино йолдызлары кия, аның күрсәтүләре бик зур игътибарга лаек була иде», – диелә канал сайтында.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/valentin-yudaskin-vafat-bulgan-5870476

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев