erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ватаным Татарстан» газетасы коллективына баш мөхәррир тәкъдим ителде

«Ватаным Татарстан» газетасы коллективына баш мөхәррир итеп Илназ Фазуллин тәкъдим ителде.

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте. Ул моңа кадәр баш мөхәррир булып эшләгән Гөлнара Сабировага рәхмәт әйтте.

Моңа кадәр 5 ел баш мөхәррир булып эшләгән Гөлнара Сабирова үз теләге белән эшеннән китүен белдергән иде. «Без аны калырга үгетләдек, кызганыч, ул ризалашмады», – диде Айдар Сәлимгәрәев.  

Гөлнара Сабирова «Интертат» сайтына интервьюсында коллективына һәм җитәкчелеккә рәхмәтен әйтте. «Мин буш, көчсез коллективка килмәдем, «Ватаным»да һәрвакыт көчле журналистлар булды. Татар матбугатында аналитика юк, диючеләргә «Ватаным Татарстан» газетасын укып карарга киңәш итәм.Бездәге журналистлар барысы да бик көчле, исемле, аналитиклар. Шушы коллективның көчен аңлап, таркатмыйча, хөрмәт итеп эшләрлек көчле яңа редактор булса, монда нәтиҗәләргә ирешергә була», – диде Гөлнара Сабирова.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илназ Фазуллин 1981 елда Актаныш районында туган, дип яза Татар-информ. Казан федераль университетында «Филология» белгечлегенә укыган. Хезмәт юлын «Хәтер» нәшриятендә верстка эшләүдән башлый. Аннан соң «Юлдаш» газетасында верстка остасы, соңыннан «Ихлас» шәхси басмасы генераль директоры. 2013 елдан «Интертат» сайты, 2017 елдан – «Ялкын» журналы баш мөхәррире.  

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=45029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев