erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Винарис Илъегет: «Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым»

Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.

 

“Миңа – 45! Бу яшәлгән гомеремнән мин бик канәгать: яхшысын да, яманын да күрдем. Танышларым, туганнарым миңа: “Кемдер 200 елда да синең 45 еллык гомереңне яшәп бетерә алмас иде”, - диләр. Һәм бу чыннан да шулай! Без күрәсен кеше күрми, диләр. Төрлесе булды: күтәрелеп очкан мизгелләр, күңел төшкән вакытлар, хәерчелек һәм байлыкны татыган еллар... Күп күрдем, төрле яклап... Ә менә хәзер чынлап торып яшәр вакыт җитте! Гаилә корып бәхетле булу өчен. Күрәмсең, моңа кадәр мин бу җитди адымга әзер булып бетмәгәнмендер.

Лилия Хәмитованың үзе белән танышканчы, мин аның җырларына гашыйк идем. Соңрак танышып китеп, аны Пермь якларына концертларга чакырдым. 27 ел гомер узды... Ул минем өчен яхшы дус, хезмәттәш-коллега, туганым, киңәшчемә әверелде. Ә бер мизгелдә мин боларның барысын да аңлап, бәхетемнең янәшәдә – Ул икәнен, 45кә җиткәндә бәхетле икәнемне аңладым. 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам. 2нче 45 елым, һичшиксез, бәхетлерәк, тулырак булачак. Мин аның шулай булачагына ышанам, чөнки янәшәмдә эзләп тапкан бәхетем – Лилия. Бер-беребезне бәхетле итү, тормышны яңа яктан ачу, канатланып иҗат итәр өчен яңа этап башлана! 

Китаплар язардай икебезнең дә моңа кадәрге тормышы, бәлки... Тик бу турыда соңрак...” – дип язган Винарис.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinaris-ileget-kherchelekne-d-baylykny-da-tatydym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X