erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык синоптигы чын язның кайчан киләчәген әйтте һәм шиген белдерде

Яз беренче ае килүгә үк җиң сызганып эшкә кереште. Урамда җылы, аяк астында – су, өй кыекларыннан көндез генә түгел, төнлә дә тамчы тама. Иртә язмы бу? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.

КФУның Метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, март өчен гадәти булмаган җылы һава торышы безгә Атлантикадан килгән.

– Һава температурасы картасына карасаң, көньякта – җылы, төньякта – салкын, яз башына хас булган салкын «тап»лар юк, – ди белгеч. – Якын арада һава торышы кискен үзгәрергә охшамаган. Салкыннар бер дә булмаячак, дигән сүз түгел, әлбәттә. Без якын киләчәкне генә фаразлый алабыз. Әлеге күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам: март гадәттәгедән җылы булачак. Ай башы тиешле нормадан 2,5 градуска югарырак булды. Мартның икенче ун көнлеге дә 4 градуска җылырак булачак дип көтелә. Татарстанда кар катламының биеклеге нормадан 10 сантиметрга биегрәк. Шунысы кызык: гыйнвар – февральдә явым-төшемнәр гадәттәгедән азрак теркәлде, ә җир өстендәге ак тун – ноябрь – декабрь карлары. Мондый язның тискәре, әмма котылгысыз яклары да бар. Һава торышы көндез – җылы, төнлә салкын булганда, юллар ныграк туза. Йорт түбәләрендә боз сөңгеләре дә тизрәк үсә. Шуңа күрә коммуналь хезмәткәрләргә кичекмәстән йорт түбәләрен кардан чистарту эшенә керешергә кирәк.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, чын яз атна-ун көннән башланачак, ди.

– Былтыр кара каргалар 19 февральдә килгән иде инде. Быел язның беренче кошлары 5 мартта күренде. Яз вакытлы гына килә. Хәтерләсәгез, былтыр февральдә – март, мартта февраль булды. Апрель һава торышы календарьдагы 30 көн урынына, 40 көн буе дәвам итте. Чәчүгә дә май бәйрәмнәре алдыннан гына чыктылар. Май кыска гына булды да, июнь башында тагын суытып җибәрде. Үләннәр дә үсә алмады. Шуннан кисәк кенә җылытты. Яз иртә килде, тик табигать барыбер үз җаена кайтты. Быел февраль чагыштырмача җылырак килде. Әшәке бураннар да булмады. Чын яз 20 марттан соң башланачак, – ди халык синоптигы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул быелгы җәйдән ни көтәргә икәнен дә фаразлады.

– Быел Раштуа суыклары булды, ә Кач ману суыклары булмады. Димәк, июнь ахыры – июль башында, ә бу башак өлгерә торган вакыт, салкынча булачак дигән сүз. Шуңа күрә урып-җыю тоткарланырга мөмкин. Игътибар иткәнсездер, бу көннәрдә көндез һава торышы бик матур, иртә-кич кар ява. Димәк, урып-җыю вакытында да явым-төшемнәр булачак, эш озакка сузылырга ихтимал. Иртән яңгыр яугач, басуга тиз генә чыгып булмый бит. Быел кар яуды да, һава торышы җылытып җибәреп, карны ябыштырып куйды, җылытты да ябыштырды. Бөтен җирдә кар тигез. Югыйсә алдагы елларда бураннар карны авылларга китереп тутыра да, басулар ачык кала иде. Бер генә нәрсәдән шикләнәм: каты кар капламы астында уҗымнар сулый алмый. Көздән алар бик әйбәт иде, һава калмагач, үләргә мөмкиннәр, – ди Әмир Шәрәфиев.

Гидрометцентрдан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда алга таба да хәзерге кебек һава торышы сакланачак. Төннәрен салкынча, явым-төшемнәр ихтимал, көндез исә 7 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр. Аяк астында – бозлавык. Шуңа күрә дә ЮХИДИ инспекторлары юлларда аеруча сак булырга киңәш итә.

https://vatantat.ru/2023/03/106978/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X