erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Фәйзуллина: «Ихлас» мультимедиа мәктәбе балаларда татар теленә кызыксыну уята

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары быел балалар өчен татар телендә онлайн форматта мультимедиа мәктәбе оештырып җибәргән.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең балаларда татар теленә кызыксыну уятуын белдерде.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистлар балалар өчен оештырылган татарча «Ихлас» мультимедиа мәктәбе белән танышты. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары быел балалар өчен татар телендә онлайн форматта мультимедиа мәктәбе оештырып җибәргән. Балаларга өстәмә белем бирү чарасына «Zoom» платформасы аша дөньяның төрле илләреннән кушылырга мөмкин.

«Бүген кече яшьтәге балалар күп очракта татар телендә иллеләп сүз белә. Бу аяныч хәлдән чыгу өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре хезмәткәрләре язучылар, укытучылар, журналистлар белән берлектә яшь буынга интерактив дәресләр аша туган телгә кызыксыну уятырга булды. Без төрле темаларга онлайн дәресләр әзерлибез», - диде Зилә Фәйзуллина.

«Мәктәп программасы», балаларның яшьләренә карап, дүрт төрле юнәлешкә бүленгән. 3-6 яшьлекләр өчен атнага берәр тапкыр «Күңелле әлифба» (барлыгы 37 сәгать) һәм «Тылсымлы рәсем» (барлыгы 48 сәгать) дәресләре булачак. «Күңелле әлифба» уен аша хәреф танырга, ә «Тылсымлы рәсем» - балалар бакчаларындагы программа буенча төрле темаларга рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясарга өйрәтәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7-14 яшьлек балалар өчен 2 атнага 1 тапкыр «Мин журналист булам!» (барлыгы 24 сәгать) һәм айга бер тапкыр «Балачак әдипләре» (барлыгы 12 сәгать) дигән дәресләр көтелә. «Мин журналист булам!» дәресләрен күренекле татар журналистлары алып барачак. «Балачак әдипләре» дәресләрендә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар көтелә. Очрашуларга Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин һәм башка танылган шәхесләр чакырылачак.

Дәресләргә кушылу, үткән дәресләрнең видеоязмаларын карау, дәресләр турында мәгълүмат белән танышып бару өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылырга кирәк.

Бу яңа проект «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чыганак: http://https://tatar-inform.tatar/news/zila-faizullina-ixlas-multimedia-maktabe-balalarda-tatar-telena-kyzyksynu-uyata-5866812

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев