Жириновский Путин белән Трампның нәрсә турында килешәчәген алдан белгән? (Интертат)
Жириновскийның тагын бер фаразын актарып чыгарганнар
Путин белән Трамп сөйләшүеннән соң, ЛДПРның элекке җитәкчесе бу хакта сөйләгән икәнен искә төшергәннәр. «Россия 1» каналындагы ток-шоуда Жириновский болай сөйли:
- Мәскәүдә Путин белән Трамп очрашуы булачак. Һәм алар килешә алачак. Бу искиткеч нәтиҗә булачак. Украинага – Львов, анадгы биш район. Һәм без аларны аерып чыгарабыз. НАТОга, Европа берлегенә керәләр – кая телиләр, шунда. Ә бөтен Новороссияне Россиягә алырга каршы килми. Кырым һәм Донбасс. Ул өч конфликтны яба – (Сүрия, Корея, Украина) – өч тапкыр Нобель премиясе лауреаты була. Һәм Россия белән нормаль мөнәсәбәтләр. Һәм Кытай белән. Шул ук вакытта, Европаны савачак һәм буачак. Чөнки ул аны яратмый, аны кызганмый. Ул үзен тагын бер тапкыр сайлауга ирешә. Аннары тагын ике срок! Аннары тагын бер срок. 2040 елга кадәр ул президент була һәм тарихка Американың иң яхшы президенты булып кереп калачак. Рузвельттан һәм башкалардан да яхшырак!
Жириновскийның фаразлары чынга ашуын аның югары хакимияттә йөргән мәгълүматларны белүе белән генә түгел, күп сөйләве белән дә аңлаталар. Ягъни, ул төрле фаразларны күп әйткән – кайберләре чынга аша.
Мәсәлән, ул Трампны «Мәскәү өчен бернинди файда да эшләмәячәк, Россияне алдады», дип тә әйткән иде.
«Ул Россиягә АКШның башка президентларына караганда күбрәк начарлык эшләде», – дигән иде ул. Ул Трампны үтеррләр, ул АКШның соңгы президенты булачак. Америка 10-15 елдан булмаячак, бу – котылгысыз», дигән иде ул 2016 елда.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев