erid:2VtzquqpS7d
Үзәк Россиядә 35 градуска кадәр салкынайтачак
Яңалыклар

Үзәк Россиядә 35 градуска кадәр салкынайтачак

21-25 декабрьдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә.

Якын көннәрдә үзәк Россиядә 35 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр РФ Гидрометеорология үзәгендә.

Метеоцентр 21-25 декабрьдә шторм кисәтү игълан итте: бу көннәрдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә — нормадан җиде-унике градуска түбәнрәк булачак.

«Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 21-26 градуска кадәр, төньяк округларда -30…-35, көндез -15…-21 градус булачак», — дип сөйләделәр синоптиклар.

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/zk-rossiyad-35-graduska-kadr-salkynaytachak

 


Нет комментариев