erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур Кукмара авылында яшәүче автомобиль номерлары җыя

Зур Кукмара авылында яшәүче Илнур Нурмөхәммәтов автомобиль номерлары җыя һәм аларны гаражының стенасына беркетә бара.

Бүгенге көндә анда барлыгы 450 номер элеп куелган. Һәм һәркайсының кулына ничек итеп эләгүе, кайсы төбәкнеке, илнеке булуы турында Илнур бернинди хатасыз, эзлекле сөйли ала. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Шөгылем нәрсәдән, ничек башландымы? Гаражымда машина номерлары булуын теләдем. Иң беренчеләрен дүрт ел элек коронавируска кадәр беркетеп куйган идем», - ди Илнур.

«Минем бу шөгылем барлыкка килгәч, күңелдә бер хыял бөреләнде: СССР вакытындагы 15 союздаш республиканың автомобиль номерларын табып, элеп кую. Менә биредә аларның барысы да бар. Алай гына да түгел, СССР вакытында номерларның өч тапкыр формалары үзгәртелә. Әйтик, Беларусь, Латвия, Эстония, Литвада һәм башка республикаларда иң элек мондый булып чыгарылса, аннан соң шушындыйга, соңрак менә боларга күчәләр», - дип аңлата ул.

Коллекциядәге иң кыйммәтле номер булып элек Татарстанда чыккан, республика флагы да ясалган 2029 ТБВ номеры белән 08 ... 3190 Көньяк Корея номеры исәпләнә. СССРда мотоциклларга иң беренче сары төстәге номер бирелгән. Шушы еллар дәвамында бүгенге көнгә кадәр алар дүрт төрле төскә күчерелгән: сары, кара, ак һәм тагын бер төсле ак. Барысының да берәр нөсхәсе Илнурда бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул – шәхси эшмәкәр. Үзенең ике чит ил машинасы бар. Номерларындагы саннары да «матур»: 707 һәм 777. Икенчесенекен махсус сатып алдым, ди. Ике улы да машина йөртергә, ачкыч тотып, аны ремонтларга өйрәнсеннәр дип, УАЗ машинасы алган. Ә алда әйтеп үткән «Ирбит» мотоциклында ул 14 яшьтән йөрергә өйрәнә. Озак еллар тик тотканнан соң, ул аны һәрбер шөребенә кадәр сүтеп җыеп, яшел төскә буяп, инде өченче ел Кукмарада үтә торган Җиңү парадында катнаша.

Махсус хәрби операция башлангач, Илнур биш тапкыр гуманитар ярдәм озата барган. Беренчесендә Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан китсә, калганнарында республиканың «Татпотребсоюз» оешмасыннан ышанып тапшырганнар.

Тулырак чыганакта: https://tatar-inform.tatar/news/zur-kukmara-avylynda-yasauce-avtomobil-nomerlary-yya-5870454

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X