erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Беркөнне каената мине...

Үзем язам, үзем елыйм. Мин бу турыда беркемгә сөйләмәдем, сөйли дә алмыйм (»Шәһри Казан»).

Үзем язам, үзем елыйм. Мин бу турыда беркемгә сөйләмәдем, сөйли дә алмыйм. Андый коточкыч, башка сыймаслык әйберләрне кешегә сөйләп булмый. Йөрәгем елаганга күрә генә сезгә язарга булдым. Ләкин үтенеп сорыйм, исемемне күрсәтмәгез.

Без ирем һәм балам белән Татарстанның бер авылында каенана-каената йортында яшибез. Улыбызга инде 10 яшь, авыл мәктәбендә укый. Мин шул ук мәктәптә укытам. Ирем районга барып эшли. Каенана белән каената лаеклы ялда, хуҗалык эшләре белән мәшгульләр. 

Ирем белән өйләнешкәннән бирле каената бәйләнә миңа. Икәү генә калсак, бетте баш. Үбәргә үрелә, күкрәкләремне капшый башлый. Бар көчем белән каршылык күрсәтәм, ләкин куллары гаять көчле. Бу турыда өйдәгеләр белми. Иремә әйтергә куркам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөнне каената мине... Ул көнне дәресләрем булмагач, өйдә калдым. Улым мәктәптә, ирем эштә. Каенана күрше урамда яшәүче дустына хәл белешергә китте. Каената белән өйдә икәү генә каласымны белгәч, йөрәгем “жу” итте. Керләр юам дигән сылтау белән мунчага кереп киттем. Ә ул мунча келәсен ватып кереп, миңа бәйләнә башлады һәм... үзенекен итте. Бу мизгелдә үләселәрем килде.

Алга таба бу йортта, бу җир йөзендә ничек яшәргә миңа? 

Исемем редакция өчен генә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/berknne-kaenata-mine

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ойдэ калганда телефон камерасын флючать итеп куй,тошерсен бар эйберне.доказать итэ алырсын.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X