erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Иренең кайда эшләгәнен дә белми

Безнең эштә бик чибәр яшь татар хатыны эшли. Үзен бик һавалы тота, бар кешегә өстен карый. Шулай да беркөөнне көтелмәгән хәл булды – үзенең тормыш юлын миңа бәян итте (»Шәһри Казан »).

 

Лилия кечкенәдән Аллаһ биргән матурлыгына мөкиббән киткән. Үзен башкалардан гел өстен куйган. Мәктәп, студент елларында артыннан йөрүче егетләр күп булса да, ул үзенә лаеклы түгел дип, берсенә дә йөрәген ачмаган. Күңеленә кереп оялаган матурлык Алиһәсе белән ялгызы яши биргән.

33 яшенә җиткәч аны, әнисенең дусты улы белән таныштыра. Билгеле, Лилия ризасызлык белдерә. Теләмичә генә очрашуга бара. Өлкәннәр, бу яшьләрнең үзләрен генә калдырып, чыгып китәләр. Бергә тора башлау, якынаю –  аралашып, бергә уздырган  шул төннән башлана.

Лилия бу уртак тормышка әллә ни әһәмият бирми, ире белән бөтенләй кызыксынмый, үз дөньясы белән яши бирә. Чөнки ул ирен яратмый, аны хатын буларак, кайгыртмый: керен юып үтүкләми, киемен хәзерләп бирми, ашарга пешерми. Ире кафе-ашханәләрдә туклана. Ашау-эчү. Башка төр хаҗәтләр кешегә ничек кирәк булса, Лилия җенси мөнәсәбәткә дә шулай карый. Ире дә бернинди дәгъва белдерми. Иртән эшкә чыгып китә, еш кына кунарга да кайтмый кала. Лилия дә, сәбәпләрен ачыклап, гауга куптармый. Кыскасы, европа стандарларына туры китереп, матди чыгымнарны һәркайсы үзенчә тотып, параллель рәвештә бер торакта ирекле яшиләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бервакыт Лилиянең әнисе авариягә очрый, исән кала, ләкин травма ала. Республика клиникасында аңа операция ясыйлар. Әнисенең хәлен белергә килгән Лилия операция ясаган хирург белән сөйләшергә тели. Ординаторскийга кереп, шул хирургны сорый. Медицина киеме үзенә бик килешеп торган, озын буйлы, бик матур гәүдәле ир борылып: “Мин!” – дип җавап бирә. Лилия, сөйкемле хирургның үз ире икәнен күреп, хушсыз кала. Бары шунда гына иренең кайда һәм кем булып эшләвен белә һәм ни өчен еш кына аның өйгә кунарга кайтмавына төшенә.

Бу вакыйга парлы тормышка үзгәреш җилләре алып килә: Наилә үз иренә үзе гашыйк була, ире дә җавапсыз калмый. Хәзер аларның бәхетле, тату гаиләсен тулылындырып, ике мәхәббәт җимеше үсеп килә.

Шәфкать Гани, 
Ижау шәһәре.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/iren-yaratmyy-any-khatyn-bularak-kaygyrtmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре