“Исәр тамгасы тагып, ычкынган диюләре дә бар...”
“Кеше ышанмаган сүзне чын булса да, сөйләмә дигәнне кечкенәдән ишетеп үскән Нәҗибә апа башыннан кичкән могҗизаны баштарак күңел сандыгының иң төбенә бикләп, зур сер итеп саклый.
“Мине каретага утыртып алып киттеләр, оҗмахны да, тәмугьны да күрсәтеп, төшереп куйдылар дисә дә, ышанучы булмасын яхшы аңлый ул. Тәфсилләбрәк сөйләсәң , “исәр” тамгасы да тагып куеп, ычкынган диюләре дә бар. Иксез-чиксез Галәм белән һәркем элемтәдә тормый ла. Тик сөйләми дә ярамый. Бу могҗизалы сәяхәтнең тиккә генә булмавын, җир адәмнәренә гыйбрәт өчен икәнен яхшы аңлый ул. Ә менә ник үзен сайлаганнары гына башына җитеп бетми.
Күңелле күккә тартылган
Минзәлә районы Бикбау авылында туып-үскән, җиде класс кына белемле, өч егетнең әнисе, сигез оныкның, дүрт оныкчыкның яраткан дәү әнисе булган гап-гади татар хатыны бит ул. Укытучы да, табиб та түгел, дипломы да юк.
Тукайның “күктә ниләр булмас диген, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...“ дигәне балачактан күңеленә сеңеп калганмы, әллә үзе кызыксынучан булганмы, аяз төннәрдә урамга чыгып, йолдызларга, айга карап уйланырга яраткан ул. Көрәгенә я сәнәгенә таянып күккә карап торганда хыяллары бар галәмне урап кайта торган булган. Ләкин андый хыялыйлар аз түгел инде, анысы, ә менә галәмгә сәяхәт итү генә теләсә кемгә тәти торган бәхет түгел. Хәер, бәхетме икән ул? “Гөнаһка муеннан чумган бу кешеләргә ялгышканнарын, моның өчен алда үзләрен ни көткәнен ничек итеп аңлатырга? Эх, берәр язучы я журналист белән очрашып, бәйнә-бәйнә барысын да сөйлисе иде!” дип хыяллана Нәҗибә апа. Әгәр дә бөтенләйгә китеп барырга туры килсә, галәмнән бирелгән бу белем дә үзе белән китәчәк, югалачак бит. Моның зур гөнаһ икәнен дә аңлый. Ниһаять Чаллыда яшәүче килене юлына талантлы журналист очрый һәм ул үз укучысына кызыклы хәбәр эзләп йөрүче каләм иясен каенанасы яши торган авылга алып кайтып очраштыра. Нәҗибә апа күргән-белгәннәрен тапшырырга җай чыкканына сөенеп, барысын да сөйли. Ә инде ышану – ышанмау һәркемнең үз эше.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/isar-tamgasy-tagyp-yckyngan-diiulare-da-bar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев