erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Раяз Фасыйхов: "Хатыным белән араны бозарга теләүчеләр бар"

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Раяз, син хатыныңнан уңдыңмы?

– Ир кешенең бәхете – хатын-кыздан, диләр. Кайбер кеше бәхетен тапканчы, берничә тапкыр өйләнеп карый. Ул яктан мин – бәхетле, өлешемә тигәнен тиз таптым. Люция белән очрашу минем өчен зур байлык булды. Кавышуыбызга быел 15 ел була. Ике балабыз үсеп килә, Аллаһка шөкер.

– Люция белән ничек таныштыгыз?

– Ул заманнарда көндез фольклор ансамблендә эшләсәм, кичләрен “Туган авылым”да җырлый идем. Ә Люция анда директор булып эшләгән. Бу хакта белмәдем, чөнки эшкә башка кеше кабул иткән иде. Люция мин җырлаганны залга чыгып тыңлап утыра иде. Күзләре бик моңсу иде аның. Бу нинди моңсу карашлы кеше икән, дип уйладым. Аннары танышып киттек. Аның көчле рухлы һәм горур булуы, үткенлеге ошады. Эчендә ниләр барын беләсем килде. Әнисе иртә вафат булган, үги ана белән үскән. Аның язмышы бик үзенчәлекле.

– Гаиләгездә кем “баш”?

– Безнең гаиләдә “баш” дигән нәрсә юк. Бөтен карарны да уртага салып, бергә кабул итәбез. Минем максат – гаиләнең матди ягын кайгырту, Люция өйне, балаларны карый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кайбер артистлар кебек Люцияне үзең белән концертларга йөртү теләгең юкмы?

– Айлар, еллар буе бергә булган парларга сокланам, әмма Люциянең өй җылысын саклавын, балалар белән бергә булуын телим. Татарстандагы якын-тирә районнарга аны үзем белән алам, чөнки концертларда балалар да катнаша. Сүз уңаеннан, Люциянең тавышы бар, матур җырлый ул. Үзе җырламаган, күңелендә җыр-моң булмаган кеше минем кебек кешене сайламас иде.

– Социаль челтәрдә сезнең турында нәрсә генә язмыйлар...

– Ни генә булмасын, әмма гаиләгә кеше сүзе үтеп керергә тиеш түгел. Безнең эшне үзең беләсең, карап торганда гына кызык, рәхәт, җиңел кебек. Ләкин аның пычрак яклары күп. Көнләшү, ачу белән араларны бозырга теләүчеләр бар.

– Раяз, син еш гашыйк буласыңмы?

– Кызганыч, еш гашыйк булам. Яшь вакытта да сан артыннан йөрмәдем, андый гадәтем булмады. Бер кызга гашыйк булып, озак кына аның белән йөри идем. Мин гашыйк булган кеше бу турыда белми дә калырга мөмкин һәм аңа моны белергә кирәкмидер дә дип уйлыйм. Бәлки ул гашыйк булу да түгелдер, ошату гынадыр. Гашыйк булу шагыйрь һәм композиторлар өчен яхшыдыр, чөнки аларга иҗат итү өчен илһамланырга кирәк. Ә без – артистлар халыкка җиткерүче генә, официант ролен башкаручылар

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rayaz-fasyykhov-khatynym-beln-arany-bozarga-telchelr-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X