erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Твоя мама давно умерла, а твой папа привел тебе новую маму..." (булган хәл)

Асия апа тумышы белән Арча районының кечкенә генә бер авылыннан. Без бергә эшли башлаганда аңа 45 яшьләр тирәсе булгандыр. Гаилә хәле турында гына кушылып сөйләшергә яратмый иде ул, без мактанышканны да, зарланышканны да тыңлап кына тора иде. Бер көнне Асия апаны эштән каршы алырга машина белән бер егет килде. “Исәнме, әни”, – дип кочаклап алды ул аны ("Шәһри Казан").

ЯЗМ

Икенче көнне без Асия апаны урынына утырып торырга да ирек бирмичә, тинтерәтә башладык. Шундый чибәр улың бармы, Асия апа, аңа ничә яшь?  Ул чакта хезмәттәшләребез арасында әле кияүгә чыкмаган кызлар да бар иде әле. “Бу минем улым, хәрби булырга җыена, бүтән балаларыбыз юк. Ирем Илсур исемле, ә улым Илдар, – диде Асия апа. – Нәрсә сөйлим инде, шул бөтен кешенеке кебек тормыш”, – дип тә өстәп куйды.

Ләкин берничә көн үткәч, икәү генә чәй эчеп утырганда, Асия апа мина ачылып китте...
– Без ирем белән дус-туганнар аша таныштык, – дип башлады ул сүзен, кайдан башларга да белмичә, ләкин сөйлисе дә килә иде үзенең... – Мин –  Илсурның икенче хатыны, аның беренче хатыны суга батып үлгән. Шулай итеп ике яшь ярымлык Илдар ятим кала. Әле ярый аны ул көнне әби-бабайларында калдырган булалар. Менә шулай бик аянычлы тәмамлана бу жәйге көн. Асия ханымны җирлиләр, ләкин Илсур абый әнисе үлгәнен улына әйтергә курка. “Әниең бик еракка китте улым, безгә берникадәр вакыт әнисез яшәргә туры киләчәк”, –  дип әйтә ул улына. Үзе өйләнергә дә жыенмый, күзләп йөргән хатын-кызы да юк. Улына ник алай әйткәнен үзе дә аңламый.

“Бик озак үтте бит инде, – ди сабый. Ник соң әни һаман кайтмый?” Әниең авырып киткән бит әле, улым, терелеп бетсен инде, ди Илсур абый, яшьле күзләрен яшереп. Терелеп кенә кайтсын, мин күпме көтәргә дә әзер, дип ризалаша сабый.

Инде алты айлап вакыт уза. Туганнары, хатынының әти-әнисе Илсур абыйга: “Тилмертмә баланы, дөресен сөйлисеңме, өйләнәсеңме сайла”, – дип әйтә башлыйлар.

Менә шунда уртак танышлары Илсур абыйга –Асия апаны, Асия апага – Илсур абыйны димли башлый. Алар очрашырга сүз куеша. Илсур абыйның очрашып исәнләшкәч, хәл-әхвәл белешкәч, беренче сүзе: “Улыма әни кирәк”, – була. Тетрәнеп китә Асия апа, булдыра алырмы, әни була алырмы сабыйга?

Икенче очрашуга килгәч, Илсур абый аңа кай ягы беләндер беренче хатынына хас чалымнары барлыгын әйтә. Асия апа аңа хатынының фотосурәтләрен алып килергә куша. Чыннан да ниндидер охшаш чалымнар бар кебек...

Киләсе очрашуга Асия апа озын толымнарын баш очына җыеп килә, Илсур абый сискәнеп китә. “Асиябез син безнең”, – ди ул аңа. Алар шулай әкренләп очраша башлыйлар, сүз гел сабый турында, алар нәрсә ашаганнар, нинди уеннар уйнаганнар, ничек итеп улларын иркәләгәннәр...

Бер ай чамасы шулай танышып йөргәч, Асия апа улы белән танышырга батырчылык итә. Алар болай сөйләшәләр: Асия апа ял көнне электричка белән Арчадан Казанга килә, ә Илсур абый белән Илдар аны каршы алырга тиеш була. Илсур абый Илдарга: “Улым, буген әниен кайтырга тиеш, поезд каршыларга барып карыйк әле”, – ди. Илдар күз яшьлэре аша елмая-көлә, ә Илсур абый утырып елый. Әллә шатлыктан, әллә куркудан...

Асия апанын йөрәге электричка тавышын да басып тибә кебек, дөп-дөп, дөп-дөп, бөтен вагондагы кеше ишетәдер кебек аның йорәк тибешен. Ничек каршы алыр аны сабый, үз итәрме, әз генә булса да әнисенә охшатырмы? Чәчен дэ Илдарның үз әнисенеке кебек итеп җыеп куя Асия апа, өстенә зәңгәрсу матур плащ та алып кия (Илдарнын әнисенең шундый киеме була).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә Асия апа вагоннан чыга да, тораташ булып катып кала. Шул вакытта перрон чатыннан бер сабыйның йөгергәне күренә: “Әни, әнием, бәгърем минем, кайттыңмы әни, бүтән китмисеңме, беркайчан да китмә, инде бер җирең дә авыртмыймы”, – дип тәтелди-тәтелди бала Асия апанын муенына сарыла. Перрондагы таралышып бетмәгән халык та безгә кушылып елады, – дип сөйләде Асия апа.

Шуннан аерылышмый инде алар. Бала күрәсең әнисенең йөз чалымнарын азрак оныта да башлаган булгандыр, ул Асия апаның үз әнисе түгел икәнлегенә шикләнеп тә карамый. Аның әнисе кайткан: бетте-китте. Бик тиз ияләшә алар бер-берсенә, Асия апа яратып туя алмый сабыйны. “Син безнең бәхеткә булган”, – ди Илсур абый.

Бик бәхетле яши алар, Асия апа ашарга пешерсә, Илсур абый пылесос кабыза, иртән берсе чәй куйса, икенчесе урын-җирне җыя. Асия апа белән Илсур абыйның уртак балалары булмый, Ходай шулай язгандыр инде.
–  Илдар сезне һаман да үз әнисе дип беләме? – дип сорадым аннан.
– Юк, – дип уфтанып куйды Асия апа. Без аңа зуррак үскәч әйтербез дип уйлаган идек...

...Асия апалар күп катлы йортта яшиләр, андый йортларның ишек төбендә көне буе көнбагыш чиертеп утыручы әбиләр була бит инде. Гел бәйләнеп утыручы бер марҗа әбисе дә була анда.
– Илдарның өченче класста укыган чагы, – дип сөйләп китте Асия апа. – Без өйдә гел татарча сөйләштек, гел ошамый иде инде әбиеңә безнен сөйләшү. Анда татар әбиләре дә булганлыктан улыбыз да гел татарча исәнләшә. Бер көнне балалар ишек алдында футбол уйнаганда туплары теге әби янына тәгәрәп китә. Илдар тупны алырга килә, ләкин әбиең бирми моңа тупны. “Дайте, пожалуйста, мячик, а то я маме скажу”, – ди сабый. “Какая мама, она тебе совсем не мама, твоя мама давно умерла, а твой папа привел тебе новую маму”, – ди карчык.

Сүзсез кала бала, футбол да онытыла, туп та... Елый-елый өйгә йөгерә сабый. Илсур абый эштә була. “Әни, әни, син бит минем чын әни. Әни, әйдә кыйнап керик әле шул әбине”, – дип елый сабый.

Асия апа Илсур абый кайтканчы Илдарны кочаклап утыра да, ул кайткач ни булганын аңлатып бирә. Алар икәүләшеп улларына бөтен дөреслекне сөйләп бирә. Бик озак утыра Илдар берни дәшмичә. Еламый да үзе, берәр сәгатьтән әйләнеп килә дә: “Син минем үз әнием, авырма да, үлмә дә, яме, әнием, мин сине бик-бик яратам”, – дип әнисен муеныннан кочаклап ала.

Менә шундый хәлләр сөйләде мина Асия апа. Тормыш бик аяусыз, кайбер олыларда өченче класста укыган бала хәтлек тә акыл булмавына ис-акыллар китә...

Ясминә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tvoya-mama-davno-umerla-a-tvoy-papa-privel-tebe-novuyu-mamu-bulgan-khl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X