“Бер дә үләсе килми”
94 яшьлек Сәрия Хәбибуллина сынау арты сынау үткән, әмма авырлыкларга бирешмәгән, аяк терәп аларга каршы торган.
Язмыш, язмыш... Әнисе, әтисе вафат булып, бик яшьли ятим калган. Үзенең әтисе сугыштан кайтмаган. Бердәнбер кызын ирсез үстергән. Зөбәрҗәте ялгызы балаларын аякка бас-тырган.
Шунысы – Зөбәрҗәтенең терәге, янында әнисе бар. Кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле, әмма гаҗәеп тере ак яулыклы әби. Аңа әби түгел, Сәрия апа диясе килә. Ишектән керүгә елмаеп каршыга чыкты, иң кадерле кунагы кебек кулымнан тотып түргә үк утыртты. Нурлы йөзе, якты карашы, матур итеп күзгә карап сөйләшүе белән мине дә елмаерга мәҗбүр итте. Күренеп тора – рәхәт кеше. Әмма тормышы... Сынау артыннан сынау үткән ул. Тик бирешмәгән. Бөтен киртәләрне җимереп алга атлаган, ду китереп эшләгән, дөньяны дер китереп яшәгән.
1932 елның 7 февралендә Югары Мәтәскә авылында туган ул. Әтисен сугышка озатканда нибары тугыз яшь булган.
– Аны озаткан вакытның бер мизгеле генә истә калган. Әтигә өч килограмм он бирделәр. Әни шуннан ипи пешереп, аркасындагы капчыгына тутырып җибәрде, – дип искә алды Сәрия апа. – Ә менә сугыш тәмамланган вакытны гомер онытасым юк. Әни, җанашым, себерке сабын бушатып, таягына флаг элеп куйды. Безнең җиңүне үзенчә шулай күрсәтергә теләде. Тик... әти генә кайтмады. Сугышның дүртенче елында һәлак булды. Дөрес, хатлары килеп торды. Саклый алмадык шул аларны. Шкафка җыеп куйган иде әни. Өй тәмам бетте, су керде, шунда әтинең хатлары да юешләнеп яраксызга чыгып беткән иде. Хатларын укып, шулар белән үзенә юаныч табып йөргән әни өчен әти белән ара бөтенләй өзелде.
Сугыш еллары алар гаиләсенә дә бик күп авырлык-лар алып килә. Өч бала калалар. Ике малай, бер кыз. Иң олысы Сәрия. Ашарларына юк.
– Ач булдык. Күршеләр, туганнар иске чабаталарын бирәләр иде. Бавы бар, асты юк. Киябез инде, кая барасың. 25 сутый җирне кыргыч белән казыйбыз, шуңа бәрәңге утыртабыз. Ул чакта аның бәрәңгесе дә, нигәдер, бик аз була иде, – диде Сәрия апа. – Кечкенәдән урак урдым. Кырык яшьлек хатыннар белән атлар карадым. Башак бирергә кирәк, тагаракка буй җитми. Миңа урындык ясап бирделәр. Шуңа басып башак болгата идем. Яшьлек инде. Кичләрен клубына да чыккан булабыз бит әле. Анда да хәерчелек инде. Концерт-спектакльләргә барып булмый, шул суык клубта биегән булабыз. Аннан бозаулар карадым. Сыер саудым. Кырык ел фермада эшләдем. Хәзер бик рәхәт замана. Бер дә үләсе килми. Үзем кебекләр белән аралашабыз, алар да шул сүзне әйтә.
Әнисенә ирләр сүз дә катып карый, хәтта кияүгә сорап килүчеләр дә була. “Әни, кияүгә бар, әти булыр”, – ди аңа Сәрия. Юк. “Балаларны ташламыйм. Әтиләре кайтыр”, – дип ирен гомер буе көтә. Кайтмасын белсә дә көтә. “Шушы кызың белән генә тор инде. Хатыннар өстенә бара күрмә”, – диде әнисе. Бик акыллы, төпле фикерле кеше иде әби”, – диде Сәрия апа.
Шулай икесе дөнья күрәләр. Үз көчләре белән өй җиткезеп чыгалар. Үз нигезләренә. Хәзер шул урынга оныгы йорт төзи. Нигез бетми, шунда төшсәм, йөрәкләрем рәхәтләнеп менә, сагынам, дип сөенә Сәрия апа.
Ул үзе күрше Мөндеш авылында яшәүче хатыны үлгән, алты бала белән ялгызы калган иргә кияүгә чыккан була. Тик араларына үлгән хатынның әнисе керә. Аның: “Бер хатынын үтерде, сине дә үтерәчәк ул”, – дигән сүзләре яшь хатынга нык тәэсир итә, барыбер безне яшәтмәячәк ул, дип, араны өзәргә була Сәрия, йөкле килеш туган йортына кайтып китә. Ир икенче хатынга өйләнә.
Бала туганнан соң озак та тормый Сәриянең әнисе вафат була. Кайгыдан яшь хатын урын өстенә ята.
– Морҗа җимерек. Өй суык. Бала кечкенә. Нишләргә? Кая барып бәрелергә? – ди ул шул вакытны исенә төшереп.
Үз көченә генә ышанырга күнеккән Сәрия сабые хакына үзен кулга ала. Кечкенә генә булса да, авырлыкларны җиңәргә үзендә көч таба. Өен дә төзи. Бер ялгызы кызын да аякка бастыра. Кешедән ким-хур яшәмәсен, дип тырыша.
– Минем әтине бер тапкыр да күргәнем булмады. Килмәде дә, күрше авыллар гына булсак та, очрашырга да насыйп булмады, – ди Зөбәрҗәт.
Кыз үсеп җитә. Иске Кырлай егете Данирга кияүгә чыга. Фермада эшли. Сыер сөзеп, сәламәтлегенә зыян килгәч кенә аннан китә. Әмма...
– Данир үлеп китте. Өч бала белән (кечкенәсенә ике яшь ярым гына иде) ялгызым калдым. Кайнанам Сатыйгага рәхмәт. Бик яхшы кеше иде. Бик булышты. Кайнанам да үлгәч, әнине үз яныма алдым, – диде Зөбәрҗәт.
Шул вакыттан бирле Сәрия апа Иске Кырлайда кызы янында яши. Балалар инде үсеп җиткән. Кызлары кияүдә, уллары армиядә хезмәт итеп кайткан. Ике катлы йорт төзеп чыкканнар.
– Данир кайтып күрсә, сөенер иде, җанашым, – ди Зөбәрҗәт. – Өй бик иске иде. Балалар үсә, тырышырга кирәк, дидек. Малайлар мәктәптән кайткач көтү көттеләр, үзләренә үзләре акча эшләделәр. Әнинең пенсия акчасы шунда кереп барды. Күршеләр бик булышты, берсүзсез әҗәткә биреп тордылар. Аларны да түләп бетердек инде. Биш сыер асрыйбыз. Сөтен тапшырабыз. Аның да акчасы кереп бара.
– Кызы кияүдә инде, оныгы бар. Уллары өйләнәбез димиләр әле, – дип сүзгә кушылды Сәрия апа. – Бик тырышлар, әниләренә бик булышалар. Алар эштә чагында Зөбәрҗәткә мин ярдәм итәргә тырышам. Сыерлар карашам, башак болгатырга су ташып торам. Аннан өйгә йозак булып торам. Пенсиям утыз мең, Аллага шөкер. Тормышым яхшы. Авылда ихтирам итәләр. Сугыш чоры баласы буларак, өч ел рәттән Арчага чакырдылар, Казанга алып барып, спектакльләр күрсәттеләр. Балачагым, яшьлегем авыр чорга туры килсә дә, картлыгым бик бәхетле. Шуңа сөенеп туя алмыйм.
Сәрия апа мине баскыч төбенә озата чыкты. Туксан яшен узып та, шундый көчле рухлы булып калган бу апа соклану уятты. Язмыш, язмыш... Ничек кенә сынамый. Ә аны җиңеп чыгу кешенең үзеннән генә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев