ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алтынчы чакырылыш парламентның җиденче утырышында мәктәпләрдә прокуратураның туган телне укыту мәсьәләсендә тикшерүләренә фикерен белдерде. «Мин үткән сессияләрнең берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аяныч хәле турында сөйләгән идем инде. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәде, киресенчә, телебезнең даирәсе торган саен кысыла гына бара. Менә Татарстан прокуратурасының 28 январьдагы әмере белән мәктәпләрдә тагын тикшерүләр башланган. Татарстан мәктәпләрендә бу тикшерүләр 6 февральдән 4 мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Ркаил Зәйдулла.