erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Никадәр кеше тома сукыр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмәтләре буенча, тагын 3 елдан планетада сукыр кешеләр саны 75 миллионга җитәчәк!

Һәр 5 секунд саен Җир йөзендә бер кеше сукырая, һәр минут саен бер сабый яктылыктан мәхрүм кала. Бүген Җир шарында тагын 135 миллионы күз белән бәйле төрле авырулар кичерә. Шунысы аяныч, бу бәланең 80 % ын башлангыч чорда дәвалап була торган авырулар китереп чыгара. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – күз бәбәге тоныклану, олыгаю аркасында күздәге сары тапның бозылуы, үтә күренмәле мөгез катлавының тоныклануы, трахома, балаларда А витамины җитмәү һәм башка сәбәпләр. Олыгаю һәм шикәр чире аркасында килеп чыккан сукырлык дөньяда иң киң таралганы.

Күптән түгел Австралия галимнәре сукыраюны кисәтүче ашамлыкларны атады. Аерым бер ризыклар ашаган очракта сукыраюга китерүче күз челтәре (сетчатка) авыруларын кисәтергә була икән.

Австралиядә узган тикшеренүләрдә 2 мең ярым кеше катнашкан. Алар атнасына бер-ике өлеш чикләвек ашаган. 10 елдан соң бу тәҗрибәдә катнашучыларның күздәге сары тапның үзгәрү куркынычы 35 % ка кимүе күзәтелгән. Сидней университеты белгечләре атнасына бер өлеш балык ашаган очракта, сукыраю куркынычы 31 % ка кимегәнен ачыклый.

Икенче бер тикшеренүләр кеше атнасына үз рационында 100 мл зәйтүн мае куллану да күз күременә бәйле төрле авырулар  туу куркынычы кимүен күрсәткән.

Галимнәр бу сенсор әгъза өчен иң мөһиме — лютеин, ди. Бу сары пигмент тап күзнең үзәк челтәрендә бар. Лютеиннан күз тукымасының икенче бер матдәсе — зеаксантин ясала. Алар бергәләп челтәрне вакытыннан алда тоныкланудан саклый. Лютеинсыз челтәр начар эшли, күз күреме утыра.

Бүгенге заманда атмосферада озон катламы юкару сәбәпле, җир өстенә ультрафиолет нурлар агымы көчәя. Моннан тыш, яктылык чыганагы булган компьютер экранына карап утыру да күзләр өчен бик зарарлы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Составында иң күп лютеин булган ризык — йомырка сарысы. Аннан соң — кукуруза, сары татлы борыч, кишер, кабак, йомырка, хөрмә. Шулай ук лютеин шпинат, кәрәфес (петрушка), шөет (укроп), яшел борчак, кызыл карлыган, сырганак (облепиха), тузганак, помидорда күп.

 

Автор : Тухватуллина Алсу

Чыганак: Җайдак

Фото: первостольник.рф

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/45-million-keshe-toma-sukir-131477/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X