Тикшерү фаразлары буенча, Зәйдә яшәүче 37 яшьлек ир элеккеге дус хатынына кунакка килгән булган. Алар бергәләп, хатынның яңа «сөйгәне» белән кәеф-сафа корып утырган. Хуҗалар икәүләп йоклап киткәч, исерек ир-ат пычак алып, хатынның сөеклесенә кадаган ("Ватаным Татарстан").