erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аяк киемен алыштыра аламмы?

Сорау: “Базардан җәйге балалар аяк киеме сатып алдым. Бала үзе авылда әбисендә иде, бер атнадан соң гына киертеп карый алдым. Аяк киеме кечкенә булып чыкты. Сатучыдан зуррак размерга алыштырып бирүен сорадым. Зуррагы юк булып чыкты. Акчаны кире кайтарып алырга теләдем. Әмма ул мин тапшырган аяк киемн сатканнан соң гына акчасын бирә алам диде. Бу дөресме?”

 

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаь органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Кулланучылар хокук-ларын яклау турында”гы Россия Федерациясе Законының 25 маддәсе нигезендә, кулланучы алган товары сыйфатлы булмаса яки формасы, фасоны, төсе, размеры, эшләнеше буенча туры килмәсә,  сатып алган көннән 14 көн эчендә аны икенчегә алыштырырга хокуклы. Дөрес, ул кулланылмаган, товар төсен, сыйфатын, пломбасын, фабрика ярлыкларын югалт-маган булырга тиеш. Шулай ук товар яки касса чегы булуы мөһим. Әгәр кулланучы мөрәҗәгать иткән вакытка әлеге товар сатуда булмаса, ул аннан баш тартып, акчасын кире сорап алырга хокуклы.  Шулай ук сатучы белән үзара килешеп, андый товар кайткач алыштыра да ала. Сатучы шундый товар кайтуы белән кулланучыга хәбәр итәргә тиеш. Аяк киеме алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә кермәгән. Үз хокукларыгызны тормышка ашыру максатында, хәлне һәм таләпләрегезне аңлатып дәгъва язарга һәм шуны сатучыга бирергә кирәк. Ул ике данә языла. Берсен сатучыга бирәсез, икенчесенә кем, кайчан алуы турында билге куела. Яки почта аша сезгә кабул итеп алулары турында җавабы килә торган заказ хат  итеп, яки сатучының электрон адресына җибәрәсез. Сезгә акчаны товарны кире тапшырган көннән өч көн эчендә кайтарып бирергә тиешләр”.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X