erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Янгынны ничек булдырмаска?

Янгыннарның күбесе шәхси йортларда һәм фатирларда килеп чыга. Нәтиҗәдә мал-мөлкәт юкка чыга, хәтта кешеләр һәлак була. Янгын бездә чыгар дип, башка да килми. Әмма сак булырга кирәк! Һәр йортта янгынны белгертүче прибор һәм янгын сүндергеч булырга тиеш.

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: төзек булмаган электр җайланмаларын кулланырга ярамый, үзлектән җылыту җиһазлары ясамагыз, ясалган икән инде – кулланмагыз, бер розеткага берничә көнкүреш җиһазы тоташтырып, артык көчәнешкә юл куймагыз, электр белән эшләүче җиһазларны (телефон һ.б.) токка тоташтырган килеш калдырмагыз, электр җиһазларын, махсус белемегез булмаса, үзегез рәтләмәгез, кечкенә балаларны ялгызын өйдә калдырмагыз.

Электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм янгын чыгуны кисәтүче билгеләр: электр вилкалары һәм розеткалары яну, көйгән резина исе чыгу. Көчәнеш артса, ут чыбыклары кызып, үзенчәлекле резин исе чыгарып, “сигнал бирәләр”. Шуннан ут көйрәп китә. Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә, өйдән кешеләрне чыгарырга, янгын турында коткару бүлекләренә 01, 101, 112 телефон номерлары аша хәбәр итәргә кирәк. 

Вакытында электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз һәм һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, балаларыгызга үрнәк булыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илдар Хәйруллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X