erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Телеңне йотарлык бәлеш рецепты

Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре.

Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре:

Камыр өчен: 1 аш чүмече сөт, 1 аш чүмече сыек май, 1 аш чүмече кайнаган су (сөт белән алыштырырга да була), чама белән тоз.
Он салып, кулга ябышмас булганчы басабыз. Камыр каты да, артык йомшак та булмаска тиеш. 
Эчлек: 1:1 исәбеннән бәрәңге һәм ит турыйбыз. Сыер итенә каз йә үрдәк ите кушсаң, бәлеш тагын да тәмле һәм шулпалы була. Уртача зурлыктагы 3-4 баш суган турап салабыз, тоз һәм борыч сибеп, барысын бергә болгатабыз. Бәлеш ясыйбыз. Өстен каплаганчы, бер стакан кайнап торган шулпа өстибез. Бәлешебезне мичкә озатабыз.
Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре:
- бәлеш шулпалы булсын өчен, суганны кызганмагыз;
- тиз пешсен өчен, аерым кәстрүлдә туралган итне алдан пешереп салырга кирәк. Әмма истә тотыгыз: каз һәм үрдәк ите аерым пешерелми. Шул ит пешкән шулпаны бәлеш эченә салыгыз; 
- бәлешнең ас камырын табага җәйгәч, уртасына тишек ясап, камырын кисеп алыгыз; 
- камырның кырыйларын шулпа агып чыкмаслык итеп яхшылап табага ябыштырырга кирәк. Монын өчен таба майлаганда уртасына тимәскә кирәк. 
- бәлешкә шулпаны салып өстен каплагач, аны берничә минутка газ плитәсе өстенә уртача кызулыктагы утка куябыз. Бәлеш эченнән кайнау тавышы килә башлауга, аны мичкә озатабыз.
- бәлеш өсте килеп, әле эчлеге пешеп бетмәгән булса, өстенә фольга каплап, сүрән утта пешереп бетерегез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X