erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 февральдән Татарстанда электричкаларда банк карталары белән түләп булмаячак

Барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Татарстанда шәһәр яны поездларында билетларны банк карталары белән алып булмаячак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Мондый карар „Содружество“ шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында тотрыклы интернет булмау сәбәпле кабул ителде. Барлык банкларның һәм түләү системаларының банк карталары түләүгә кабул ителмәячәк», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Әгәр пассажир юл йөрү өчен акча түләүдән баш тартса, аңа билетсыз йөргәне өчен штраф салыначак. Аны поезддан поезд якындагы станциядә төшереп калдырачаклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/19-01-2022/1-fevrald-n-tatarstanda-elektrichkalarda-bank-kartalary-bel-n-t-l-p-bulmayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X