erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“100 баллны күргәч, шатлыктан елап җибәрдем”

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “урак өсте” – бердәм дәүләт имтиханнары, аларның нәтиҗәләрен көтеп борчылулар артта калды

Алда аларны уку йортларына документлар тапшыру көтә. Арча районында бердәм дәүләт имтиханнарын барысы 136 укучы тапшырды.

Ике укучы – Арчаның икенче мәктәбеннән Камилә Гарифҗанова (рус әдәбияты) һәм Шушмабаш мәктәбеннән Илнур Абдуллин (химия) 100 балл җыйды. Илнур белән әңгәмә газетабызның узган санында чыкты. Арчаның Дан аллеясында аның исемле йолдызы да кабынды.

Бу атнада без редак-циягә Камилә белән аның укытучысы Алла Малафеевскаяны чакырдык. БДИда иң югары балл җыюның сере нәрсәдә икән? Сүзне Камиләгә бирик.

– Бу минем һәм укытучыларымның уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Унынчы сыйныфта гына әзерләнә башлаган булсам, мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган да булыр идем. Рус әдәбияты белән кечкенәдән кызыксынам, олимпиадаларга йөрдем, урыннар алдым. Миңа язучыларның биографиясе, аларның әсәрләре кызык. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен уку гына түгел, ә әсәрләрне анализлау, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлау мөһим. Илнең мәдәниятен, авторның тормыш юлын да белергә кирәк.

Иң беренче минем рус әдәбияты белән кызыксынуымны директорыбыз Гөлназ Гыйниятуллина күреп алды. Нәкъ менә ул миңа олимпиадаларда катнашырга тәкъдим итте. Аның белән без рус әдәбиятының нигезен үттек. Ә инде бердәм дәүләт имтиханнары өчен кирәк булган төп әсәрләрне без Алла Малафеевская белән өйрәндек. Көн саен иншалар яза идек. Олимпиадаларга Альбина Сәләхова белән әзерләндек. Аларда да уңышларым бар. Быел Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булдым. Менә шушы өч укытучы белән уртак тырышлыгыбыз мине 100 баллга алып килде.

– Рус теле белән чагыштырганда рус әдәбиятыннан 100 балл җыю бик авыр, – дип сүзгә кушылды Арчаның икенче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алла Малафеевская. – Минем укучыларым арасында рус теленнән 100 балл җыючылар элек тә бар иде, ә рус әдәбиятыннан Камилә беренче. Бөтен әсәрләрне белү, барлык даталарны, вакыйгаларны, геройларны истә тотарга кирәк. Камилә бик тырыш кыз. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Ул бу уңышка бишенче сыйныфтан бирле килде. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен тырышлык, һәрдаим шөгыльләнү кирәк.

– Камилә, имтиханда 100 балл алуыңны белгән көнгә кайтыйк әле. Нинди хисләр кичердең ул көнне?

– Ул көнне мин елмаеп кына йөрдем, хис-кичерешләремне әйтеп аңлата да алмыйм. Иртән торуга иптәш кызым нәтиҗәләр билгеле, дип хәбәр итте. Мин куркып кына Дәүләт хезмәтләре порталын ачтым. Үземнең йөрәк дөп-дөп тибә. Әле 100 баллны күргәч тә, шунда ук ышанмадым. Инде моның бернинди дә уен түгеллеген аңлагач, бөтен өйне яңгыратып кычкырып җибәрдем. Ул вакытта әле әни генә торган иде. Аның янына йөгереп килдем дә: “Әни, минем 100 балл”, – дидем. Үземнең күздән яшь ага. Бу вакытта инде әти дә торды. Алар да минем өчен шатланды. 

– Киләчәктә кем булырга телисез?

– Киләчәгемне филология белән бәйләргә телим.

– Уңышлар сезгә, Камилә. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!

Арча районында 80нән югарырак балл җыючылар:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рус теле – 34,

Профильле математика – 13,

Әдәбият – 4,

География – 1,

Химия – 14,

Тарих – 3,

Физика – 1,

Җәмгыять белеме – 8,

Биология – 8,

Инглиз теле – 7,

Информатика – 4.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев