erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2008-2013 елгы егетләр арасында футбол ярышлары узды

16 октябрь көнне “Арча” спорт мәктәбендә 2008-2013 елгы егетләр арасында футбол ярышлары узды. Турнирның оештыручысы – Арчада бер ел гына әлеге юнәлештә эшләүче тәҗрибәле футболчы Адил Мөхәммәтҗанов. Якташыбыз футбол белән кызыксынучы төрле яшьтәге малайларны туплап, үз академиясен булдырган һәм бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә.

Узган якшәмбе көнендә оештырылган мини-футбол турнирында сигез команда катнашты. “Арча”, “Метеор”, “Торнадо” (3 команда), “Академия Мухаметзянова” командалары – Арчадан, бер команда Теләчедән иде. Биш сәгать дәвамында барган кызу ярышларда берсеннән-берсе әзерлекле командалар көч сынашты.

Уенның гомуми нәтиҗәсе буенча, “Арча”  – беренче, “Метеор” – икенче, “Теләче” командасы өченче урынны яулады. Турнирда аеруча оста уйнаучыларга кубоклар тапшырылды.

Ярышларның иң оста уенчысы дип “Теләче” командасыннан Самир Абдуллин танылды. Әмир Бердниковка (“Метеор”) иң яхшы капкачы дигән исем бирелде. Әмирхан Галәветдинов (“Арча”) иң яхшы сакчы исеменә лаек булды. Иң оста һөҗүмче буларак  Раяз Рәхимов (“Академия Мухаметзянова”) чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Минем төп максатым – яшь футболчыларны үстерү, Арчада әлеге спорт төрен тагын да киңәйтү. Әнә шул максат белән оештырылган бүгенге турнир югары дәрәҗәдә узды дип саныйм. Киләчәктә мондый ярышларны төрле яшьтәге уенчылар белән ешрак оештырырга планлаштырам”, – диде Адил Мөхәммәтҗанов.  

Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Уенчылар һәм тренерлар бушка җылы ризык, кайнар чәй белән сыйланды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X