erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

50 ел бергә – иң яхшы еллар

Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Зоя Ивановна һәм Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.

Арчадан да килеп котладылар үзләрен. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Көньяк“ территория җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ленар Васыйлов юбилярларның өенә килеп, бүләкләр тапшырып, матур итеп котладылар.

Без дә Зоя белән Леонтий Евдокимовларның өенә бардык. Сөйләшеп утырдык. Алар икесе дә Төбәк-Чокырча авылыннан. Хәтта бер сыйныфта укыганнар. “18 яшьтән без бергә”, – дип тә шаккатырды Зоя Ивановна. “Леонтий бик чибәр идеме әллә?” – дип сорыйм уены-чыны белән. “Бөдрә чәчле, бик матур иде ул! Мин үзем дә бөдрә чәчле идем”. 1974 елның 6 ноябрендә өйләнешәләр. “Безнең язылышкан көн шундый матур, җылы иде, – дип искә ала алар. – Алай зурлап туй үткәрмәдек. Әмма туганнар, дуслар җыелышып, өч көн бәйрәм иттек”. 26 ноябрьдә Леонтий армиягә китеп бара. Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. “Үз әнием Мария Григорьевна гел авыртты, – дип сөйли Зоя Ивановна. – Бала вакыттан ук авырлыкны күп күргән. Әтисе үлгәч, үги әтисе аларга үз балалары белән килә. Башта минем балалар ашый, аннан синекеләр ашар, дия торган була. Әни, җанашым, бала гына бит әле, гарьләнеп ишегалдына чыгып елый икән. Әни безнең Саба районыннан иде. 60 яшьтә мәрхүм булды. Миңа ул бик карт шикелле иде инде... Хәзер менә 70кә таба барам, әмма үземне карт итеп сизмим әле... Әни безнең сугыш чорында салкында окоплар казыган. Беренче ире ташлагач, хәтта торыр урыны булмый. Терлек абзарында куна. Әти Иван Николаевич Чакмин белән кушылгач, мин корсакта вакытта әти сукырая. Мин туганда инде әти сукыр булган. Эх, бер күзем белән булса да, кызымны күрәсе иде, дип өзгәләнгән. Әти кара бөдрә чәчле иде...”.

Ноябрьдә язылышалар, 20 декабрьдә Зояның әнисе мәрхүм була. Ике айдан әтисе дә китеп бара. Леонтий армиягә киткәч, әнисе авыргач, Зоя әниләрендә яши. Әтисе дә китеп баргач, үзе генә яшәргә куркып, килен булып төшкән йортка кайта. Леонтийның әнисе Вера Александровна башлангычлар укыта. Әтисе Александр Петрович шофер булып эшли. Сугыш ветераны. Алар алты малай тәрбияләп үстерә. Башта игезәк малайлар туа, соңгылары да игезәк малайлар була. Кайнанасы Вера Александровна: “Кызлы кешенең кер бавында күлмәкләр эленеп торыр, безнекендә – малайлар ыштаны”, – дип әйтә торган була. “Мин  дус, тату, эшчән гаиләгә килен булып килдем, - ди Зоя Ивановна. –  Күп итеп терлек, куяннар асрадылар. Кәҗәләр, тавыклар, күркәләр тоттылар. Эшле дә, ашлы да булдык”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зоя 7 ел чүәк фабрикасында эшли. Аннан бер-бер артлы кыз белән малай туа. Кайнанасы балалар белән миңа кыен, графиклы эшкә күч, ди. Казанга  сак эшенә урнаша. Казанда эшләп, пенсиягә чыга. Леонтий Үрнәк училищесын тәмамлап, экскаваторда эшләгән. Балыкка йөрергә ярата. Уллары Саша Төбәк-Чокырчада гаиләсе белән яши. Кызлары Юля – Казанда.

Кай арада үткән бу 50 ел, дип аптырыйлар. 50 ел бергә – иң яхшы еллар булган алар, дип искә алалар. Кешеләр дә икенче иде. Эшкә бәйрәмгә барган кебек бара идек. Ә Яңа елны ничек каршылый идек?! Бөтен авыл белән бәйрәм итәбез. Урамда чыршы. Биибез, җырлыйбыз. “Чүәк фабрикасында эшләгәндә шау-гөр килеп демонстрациягә чыгабыз, – ди Зоя Ивановна. – Эх, күңелле вакытлар...”.

...Урам якка аларның биш тәрәзә карап тора. Зәңгәрле-аклы матур йөзлекле тәрәзәләр. Агач йорт. Иптәшкә песиләре дә бар. Иртә ятабыз, иртә торабыз, диләр. Ә көн дәвамында эш бетми ул. Леонтий Александровичның кулы эш белә – бензин белән эшли торган пычкылар рәтли, әнә үзе ясап куйган антенналары да бар. Исән-сау булып, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев