erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Аҗаган"ның район этабы узды

Арчаның 6нчы мәктәбендә хәрби осталыкта көч сынаштылар

Бүген, 18 март көнне шәһәребезнең 6нчы номерлы мәктәбендә районның иң җитез, иң көчле, иң бердәм егет һәм кызлары җыелды. Алар ел да уздырылып килүче "Аҗаган" уенының зона этабында катнашты.

Иң көчле 6 команда гранат ату, компос белән эш итү, противогаз кию, турникта тартылу, сафка тезелү, мылтык җыю кебек сынаулар аша узды. Арчаның 1нче һәм 6нчы номерлы, Ашытбаш, Апаз, Шушмабаш, Мәтәскә урта мәктәпләре командаларын ТРның Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов сәламләде, уңышлар теләде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр команда сынауларны тиешенчә узды һәм алдынгылар билгеләнде. 1 урында Арчаның 1нче урта мәктәбе, 2 урында - Апаз, 3 урында Шушмабаш урта мәктәбе командалары. Һәр сынауны җаваплы кешеләр күзәтте һәм гадел бәя биреп барды. Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз.

8 команда катнашында шундый ук "Аҗаган" уены алдагы атнада шәһәребезнең 2 номерлы мәктәбендә уздырылыр дип планннаштырыла. Аның нәтиҗәләре белән дә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

"Аҗаган" уены 18.03.2021

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/lSj3le-U0Wg

Теги: Арча хәбәрләре

2
X