Механизаторлар еллык техник карауга әзерлеккә җаваплы караганнар
9 апрельдә еллык техник карау үткәрү графигы нигезендә, Арча районындагы “Аю” агрофирмасы” һәм “Кызыл-Яр” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга “Аю” агрофирмасы 37, “Кызыл-Яр” әиркәте 20 берәмлек техника тәкъдим итте. Бу хакта ТР Арча муниципаль районы буенча Гостехнадзор бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касимов хәбәр итә.
“Механизаторлар еллык техник карауга әзерлеккә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләпләре аңлатылды”, – дип билгеләп үтте ул.
Нет комментариев