Алар яшәү ямен тоя
Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1993 елдан башлап ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр илебездә инвалидлар ункөнлеге үткәрелә, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Ункөнлекнең максаты - җәмгыятьнең игътибарын инвалидларның проблемаларына юнәлтү, аларга ярдәм күрсәтү, тормышларын уңайлырак итү. Декада кысаларында физик, интеллектуаль һәм сенсор мөмкинлекләре теге яки бу дәрәҗәдә чикләнгән кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, сәләтләрен, мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
2 декабрьдә Арча мәдәният йортында декаданы ачу бәйрәм рухында узды. Бәйрәмне тантаналы ачуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм район башлыгы Илшат Нуриев та катнашып, теләкләрен җиткерде. Шулай ук котлау сүзләре белән район сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов чыгыш ясады.
Бәйрәм Арча сәнгать осталарының һәм җырга сәләтле мөмкинлеге чикләнгәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев