erid:2VtzquqpS7d
Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм
Арча яңалыклары

Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм

Арчада Җиңү бәйрәмендә кем белән сөйләшсәм дә, сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов: "Әти Мәсгутнең әтисе Әхәт бабай һәм аның энесе Камал абый сугышта катнашканнар, - дип сөйләде. - Абыйлы - энеле Әхәт бабай белән Камал абый икесе дә сугышта һәлак булганнар. Үзем 1981-1983 елларда Әфганистанда хезмәт иттем. Почта да ташыдым, киномеханик та булдым. Перевозчик булып хезмәт иттем. Армиядән кайткач авылда тракторда эшлим. 9 май - безнең өчен бәйрәм, дулкынланлыргыч бәйрәм, искә алу көне".


Арча хәбәрләре

Нет комментариев