erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алмаз Борһанов: “Улларым белән горурланам”

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановның улы язын беренчеләрдән булып армиягә китәчәк.

Ни өчен язманы нәкъ менә шулай башладык соң? Илдәге вәзгыять язгы чакырылышка тискәрерәк йогынты ясады.

“Балаларыгызны махсус операция барган урынга җибәрмәячәкләр”, – дип аңлатулар алып барсалар  да, язын армиягә алынасы уллары булган әти-әниләр, егетләр үзләре дә курку кичерә. Андый чакта, билгеле бит инде, башка юньле уй килми, начарны гына күз алдына китерергә тырышабыз. Бернинди куркынычы булмагач, нигә хәрби комиссар үзенең улын армиягә җибәрми, дигән сүзләр дә килеп иреште.

– Олы улым Адель нәкъ менә быел беренчеләрдән булып армия сафларына хезмәткә китә. Икенче улым Рамазан минем юлны сайлады, хәрби училищега укырга керә. Без аларны әти-әни горурланырлык батыр йөрәкле, кыю, авырлыклар килгәндә куркып калмый торган булырга өйрәттек, – диде Алмаз Борһанов. – Миңа ышанмасагыз, телефон номерларын бирәм, үзләре белән сөйләшә аласыз.

Аның киңәше буенча беренче булып Мәскәүдә яшәүче улы Адельгә шалтыраттык. Адель Борһанов Казанда татар-төрек лицеенда укыган, гуманитар юнәлешне сайлаган, шунда интернатта яшәгән, ял көннәрендә генә әти-әнисе янына кайтып йөргән. Кечкенәдән мөстәкыйль тормышта үскән. 8 сыйныфтан олимпиадаларда катнашкан, Мәскәүгә, Петербургка кадәр барган, призлы урыннарны алган.

– 11 сыйныфта мин олимпиадада уңыш казанып, Казан, Мәскәү яки Петербургтагы үзем теләгән югары уку йортына керү мөмкинлеген яуладым. Юрист буласым килде. Укытучым Мәскәүне сайларга киңәш бирде. Әти-әнием дә каршы килмәде. Беренче елларны ярдәм итәрбез, борчылма, диделәр. Һәм мин Мәскәүгә юл алдым, Дәүләт хезмәте буенча Президент каршындагы Россия академиясенә укырга кердем, – диде Адель.

Олимпиадалар нәти-җәләре буенча бюджетка эләгә ул. Юриспруденция юнәлешен, гражданнар эше буенча юрист һөнәрен сайлый. Өченче курстан зур компаниягә эшкә урнаша. Уку йортын 2019 елда тәмамлап, һөнәре буенча яхшы эш тә таба. Тормышы көйләнгән, яше дә 18дә түгел. Сәбәбенә керешсә, бәлки, армиядән калу әмәлен дә табар иде. Әмма, ул җиңел юл эзләми. Киресенчә, киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәнгән. Тормышка карата үз фикере, үз юлы бар.

– Илдәге бүгенге вәзгыять сезне куркытмыймы? “Кайнар” ноктага җибәрерләр, дип уйламыйсызмы?

– Юк, курыкмыйм. Анда чакыру буенча алынган солдатларны җибәрмәячәкләр.  Оборона министры әйткән сүзгә ышанам.

Адель Мәскәүдә калдырсалар яхшы булыр иде, ияләнгән урын, дип тели. Кая гына булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, югалып кала торган егет түгел. Ут икәне сөйләшүеннән үк күренә. Исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез.

Алмаз Борһановның икенче улы Рамазан да абыйсы кебек янып тора. Алмалар агачыннан ерак төшмәгән, дигән фикергә килдек.

– Мин Арчада укыдым. Соңгы өч елны алтынчы мәктәптә. Яшь армияче идем. Взвод, отряд командиры булдым, “Аҗаган”нарда, ярышларда катнаштым. Мәктәп елларыннан ук үземне хәрби хезмәткә әзерләдем. Минем теләгем әти юлыннан китү, аның кебек хәрби булу иде. Чөнки минем әти илебезнең чын патриоты. Аның бу сыйфаты миңа да күчкән дип уйлыйм, – диде Рамазан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10 сыйныфта ул Түбән Камадагы кадетлар корпусына укырга керә. Быел 11 сыйныфны тәмамлый. Исәбе Казандагы танк училищесында белем алуын дәвам итеп, танкист булу.

Абыйсына биргән “кайнар” нокта белән бәйле сорауны аңа да җиткердем. Һәм җавабы аптырашта да калдырды, сокландырды да.

– Анда контрактчыларны, үз теләкләре белән барырга теләүчеләрне алалар. Әлегә миңа борчылыр урын юк. Танк училищесын тәмамлаганнан соң Туган илне сакларга аеруча бер горурлык белән китәр идем, – диде Рамазан. – Армиядән куркасы юк. Ул кешедән чын ир-егет ясый.

– Балаларымны батыр йөрәкле, курку белмәс, илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияли алуыбыз белән горурланам. Аларның беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәячәкләренә ышанам, – диде Алмаз Борһанов.

Алмаз Борһанов:

 “Язгы чакырылыш башланды. Әти-әниләрне бер сорау борчый – махсус операция белән бәйле рәвештә армиягә чакырылучылар саны артмадымы? Сүзнең нәрсә турында барганы аңлашыла. Бу сорауга 2022 елның 29 мартында үткән киңәшмәдә Россия Федерациясенең Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу төгәл җавап бирде: “Чакыру буенча армиягә алынган хәрбиләр “кайнар” нокталарга җибәрелмәячәк. Бер ел алдан армия сафларына алынганнар билгеләнгән тәртип буенча өйләренә кайтып китәчәк”, – диде. Курыкмыйча балаларыгызны армия сафларына җибәрә аласыз”.  

Адель Борһанов:

 “Хөкүмәт ярдәме белән белемле булдым, һөнәр үзләштердем – барысын да алдым. Миңа хәзер 24 яшь. Илнең тулы хокуклы гражданины саналам. Хәзер Ватан алдында изге бурычымны үтәргә кирәк. Бу минем теләк. Әти-әни белән сөйләштем, алар минем бу адымымны хупладылар. “Сиңа ышанам, улым”, – диде әти. Медицина күзәтүе үттем. 23 майга повестка да алдым инде”.

Рамазан Борһанов:

“Танк училищесын үзем сайладым. Өченче курстан психологияне тирәнтен үзләштереп, хәрби психолог һөнәрен дә алырга мөмкин булачак, – диде булачак офицер”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X