erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алты ел иминлек сагында

27 мартта Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре оешуга 6 ел була.

Бүгенге көндә Россия милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәтенең һәр төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, төбәк идарәләре эшли.

Узган елларда үз составында СОБР, ОМОН, лицензия-рөхсәт бирү подразделениесе, ягулык-энергетика объектларына дәүләт контроле һәм ведомстводан тыш сак хезмәтен берләштергән  яңа көч структурасы үзен уңай яктан күрсәтте.

Росгвардия идарәсенең иң күпсанлы өлешен ведомстводан тыш сак хезмәте тәшкил итә. Ул 70 елдан артык республика гражданнары милке  сагында тора, аның бүлекчәләре барлык зур шәһәрләрдә һәм  район үзәкләрендә оешкан.

Арча районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе – Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе филиалы булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак хезмәте Арча районында 300дән артык объект һәм гражданнарның 80нән артык торак һәм башка милке иминлеге өчен җавап бирә. Тоткарлау өчен тәүлек буе бер экипаж кизү тора.

Хәзерге заман техноло-гияләрен куллану, маршрутларны дөрес итеп төзү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак хезмәте экипажлары хәвеф-хәтәр турында хәбәр килгән адреска берничә минут эчендә килеп җитә. Башка вакытта алар урамнарда йөреп гражданнарның куркынычсызлыгын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итәләр. Узган елда гына да бүлекчә хезмәткәрләре сигнал буенча 354 тапкыр сак астындагы объектларга чыктылар һәм 50дән артык эчке эшләр бүлеге дежур часте чакыруы буенча эшләделәр. Нәтиҗәдә дистәләгән җинаять эше кузгатылды. Алар арасында урлау, талау, үтерү, машина урлау, законсыз наркотик матдәләр әйләнеше һәм башкалар бар.

Эш дәверендә ведомстводан тыш сак хезмәте теләсә нинди объектны саклау буенча зур тәҗрибә туплады. Үзәкләштерелгән сак пульты кизү торучыларга бәйсез рәвештә кергән хәбәрне җыя һәм эшкәртә, вакытында чара күрергә ярдәм итә торган электрон системасы белән тәэмин ителгән. Объект-та янгын чыкканда яки тәрәзә, дивар ватылганда сигнализация автомат рәвештә үзәк пульт-

ка хәбәр итә һәм тавыш бирә башлый. Ут беткән очракта да бу система аккумуляторлар ярдәмендә эшли ала. Талау вакытында йорт  хуҗаларының иминлеген тәэмин итү өчен экипажны кичекмәстән чакыру кнопкалары кую мөмкинлеге дә каралган. Моның өчен тикшерү  үткән югары сыйфатлы җиһазлар гына кулланыла. Чакыру буенча коралланган һәм яхшы әзерлекле, киң вәкаләтләргә ия булган Росгвардия хезмәткәрләре килә. Узган еллар эчендә Татарстан ведомстводан тыш сак хезмәте халык арасында зур ышаныч яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X