erid:2VtzquqpS7d
«Алтын гомер көзем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
Арча яңалыклары

«Алтын гомер көзем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Газетабыз сайтында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районның социаль яклау бүлеге белән берлектә «Алтын гомер көзем» исемле фотолар бәйгесе узды

Бәйгедә 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлардан көзге табигатьтә төшкән фотолар катнашты. Барысы 33 катнашучы арасында 10 көн дәвамында «көрәш» барды.  

Катнашучылар арасында җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде. 

 

1 урын – Яңа-Чүриле интернат-йортынан Фиркать Айзатуллов (8918 тавыш)

2 урын – Сөрде авылыннан Дания Мөхәммәтгалиева (8279 тавыш)

3 урын – Хәсәншәех авылыннан Ясминә һәм Рәвхәт Сәгыйтҗановлар (1500 тавыш), Кысна авылыннан Сәрия Йосыпова (1426)

Җиңүчеләрне котлыйбыз. Бүләкләү тантанасы 17 октябрь көнне узачак. 

 


Нет комментариев