Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей
Арчаның затлы рестораннарының берсендә үтте ул.
Арчада яшәүче Ләлә апа Садриевага бүген 90 яшь тулды. Кызлары, кияүләре, балалары, оныклары туганнары, күршеләре зурлап Ләлә апаны юбилее белән котладылар. Ләлә апа мех берләшмәсендә кисүче булып эшләп пенсиягә чыга. Өч кыз тәрбияләп үстерә. Юбилей бик матур үтте. Озын гомернең серен дә сорадык. Сере - эш, дип җавап бирде Ләлә апа. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев