erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аномаль салкыннарны җылы көннәр алыштыра

Киләсе атна башында һава температурасының 25 градуска кадәр җылынуы көтелә.

Быел майның гадәттән тыш салкын булуы коммуналь хуҗалыклар өчен дә, бакчачылар өчен дә авырлыклар тудырды.

ТР Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматлага караганда, алда һава температурасының әкренләп күтәрелүе көтелә.

Ял көннәрендә республикада яңгырлар белән болытлы һава торышы саклана. Кайбер районнарда яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава тепмпературасы +6..+12, көндез - +16..+22 градуска кадәр күтәрелә башлый. ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында төндә +7..+13, көндез - +19..+25 градуска кадәр җылылык көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Архивларга күз салсак, май салкыннарының еш күзәтелүен күрәбез. Гадәттән тыш салкын май 1940 һәм 1941 елларда күзәтелгән. Бу елларда майда уртача температура 3,5 һәм 5,6 градуска салкынрак булган. 1947 елда – 4,1, 1969 елда – 5,1, 1971 елда – 2,1 градуска салкын булган.

Иң истә калганы җиңү мае булган. 1945 елда май ае гадәттәгедән 5–6градуска салкынрак килгән. 9 майда 12 градус җылылк күзәтелгән, бу нормадан 4 градуска кимрәк.

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X