erid:2VtzquqpS7d
Апаз авылында фаҗига
Арча яңалыклары

Апаз авылында фаҗига

Кичә "Ватан" ширкәте басуында фаҗига була.

Сенаж ташучы  ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. 1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә. КамАЗ шоферлары яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан.

Фаҗига урынында һәлак булган егетне бүген өйләдән соң җир куенына иҗдерәчәкләр. Аның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен...

Фото: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев