erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча” Боз сараенда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз истәлегенә хоккей турниры узды

“Арча” Боз сараенда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз, Божа авылыннан гвардия подполковнигы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры үтте

Ярышларда “Арча”, “Балтач” һәм Рафаэль Вәлиуллинның дусларыннан торган “Алтай” һәм “Рафа” командалары үзара көч сынашты.
Турнир башланыр алдыннан хоккей сөючеләр, аның дуслары сугышчыны бер минут тынлык белән искә алдылар. 
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Рафаэль Вәлиуллинның тормыш иптәше Әлфия Вәлиуллина, хәрби дусты Ирек Әхмәтов, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүче Илнур Яруллин катнашты.

“Рафаэль безнең хәтердә һәрвакыт “Алтай” булып калачак. Мин аның белән беренче тапкыр махсус хәрби операция зонасына баргач танышкан идем. Шуннан бирле без аның белән элемтәдә тордык. Рафаэль иң беренчеләр рәтендә илебезне сакларга дип чыгып киткән егет. Кызганыч, ул бүген безнең арабызда юк. Рафаэльне хөрмәт итеп килгән хоккей сөючеләргә, шушы ярышларны оештырган гаиләсенә, дусларына зур рәхмәт. Бүген монда әйтелгән сүзләр, уйнаган уеннар Рафаэль рухына дога булып барып ирешсен, ул бик яхшы кеше иде”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илнур Яруллин Әлфия Вәлиуллинага, Илшат Нуриевка һәм ярышны оештыруда ярдәм иткән хоккейчыларга махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлардан Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Без барыбыз да Рафаэльне яхшы яктан беләбез. Мин әле барган вакытта да (махсус хәрби операция зонасына – ред.) Рафаэльнең хезмәттәшләре, иптәшләре аны шулкадәр якты, матур итеп искә алдылар. Ул безнең горурланырлык якташыбыз. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диде ул. 

Рафаэль Вәлиуллинның сугышчан иптәше Ирек Әхмәтов оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм тормышның кадерен белеп яшәргә чакырды. 
Сугышчының тормыш иптәше Әлфия ханым матур уеннар теләде һәм “Арча” Боз сараенда шөгыльләнүче иң яшь хоккейчыларга бүләкләр тапшырды.
Турнир барышында һәр команда матур уен күрсәтте. “Арча” командасы составында район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә уйнады. 
Көне буена диярлек сузылган киеренке уеннарның җиңүчесе дип “Арча“ командасы танылды. 
Җиңүче командага Кубок, һәр катнашучыга истәлек медальләре тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев