Редакция хезмәткәрләре бергәләп эш урыннарын һәм тирә-юньне тәртипкә китерде.
Бүген “Арча-информ” хезмәткәрләре бергәләп эш урыннарын, беркетелгән территорияне җыештырды. Хезмәткәрләр бердәм рәвештә эшкә алынып, бинаның эчке һәм тышкы территориясен тәртипкә китерде. Тәрәзәләр юылды, бүлмәләр җыештырылды, эш урыннары чистартылды.
Моннан тыш, редакция тирәсендәге территория дә игътибарсыз калмады – хезмәткәрләр аны тырмалап, җыештырып, чисталык урнаштырды. Шулай ук территориядә үскән агачлар агартылды.
Ахырдан коллектив бергәләп чәй табыны артында ял итте.
“Мондый уртак эшләр коллективны тагын да берләштерә һәм тирә-юнебезне чиста тотуда да зур роль уйный”, – диде баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин
Нет комментариев