Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) үзенекеләргә күңелле ял оештырды.
Пирамида үзәгенә милләтебезнең асыл кызы Сәидә Мөхәммәтҗанова концертына бардылар. Ветераннар да барды. Тулы бер зур автобус - 48 кеше. Калганнары үз машиналарында. Барысы 60 кеше. Казанга барып җиткәч, Бауман урамы буйлап җәяүләп, кичке Казанга хозурланып, җәяү атладылар. Кафеда тамак ялгап чыккач, Пирамида күңел ачу үзәгенә үттеләр. Концертны бик яратып карадылар. 23 яшьлек татар кызының үзенә генә хас моңлы, матур, көчле тавышына сокланып тыңладылар. Матур ял булды. Рәхмәт.
Нет комментариев