Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм!
Җиңү бәйрәме һәрберебез өчен изге көнгә әверелде. Бу көннәрдә без сугышларда үлемгә каршы барган, тылда үзенең хезмәте белән җиңүне якынайткан, илне җимерекләрдән күтәргән ватандашларыбызны искә алабыз. Бу безнең гомуми хәтер, бөек батырлык көне. Әлеге иң канкойгыч сугыш кырларындагы бәрелешләрдә һәлак булганнар алдында без хөрмәт белән баш иябез.
Безнең ветераннарыбызга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре юллыйм. Сез – безнең горурлыгыбыз, кыюлык һәм батырлык, туган җиргә, үз Ватаныңа чын мәхәббәт үрнәге. Сез сугыш кырларында, хезмәт фронтында мәңге сүнмәс дан яулап бурычыгызны намус һәм батырлык белән үтәдегез.
Безнең ата-бабаларыбызның батырлыгы истәлегенә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы буыннар элемтәсен ассызыклый. Сугышчылар бабаларының гадел эшен дәвам итеп яңадан Ватаныбызның иминлеген саклый. Райондашларыбыз бөтен ил белән бергә кулларына корал тотып сугыша, намус белән хезмәт итә, фронтка булыша. Һәм без яңадан җиңү яулаячакбыз!
Безнең Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булучыларның һәркайсына мәңгелек дан! Арабызда яшәүче ветераннарга Җиңү өчен рәхмәт һәм алар алдында баш иябез! Ватаныбызның бүгенге сакчыларына хөрмәт һәм дан!
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Г.Хисаметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев