erid:2VtzquqpS7d
Арча район Советының чираттан тыш 47нче утырышы узды
Арча яңалыклары

Арча район Советының чираттан тыш 47нче утырышы узды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланылды

25 февральдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 47нче утырышы булды.
Утырышта Арча муниципаль районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына бюджетына, Арча муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде, Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение, Арча муниципаль районында 2025 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыру программасы расланды. Депутатлар Арча муниципаль районы буенча  халыкның мәшгульлек үзәгенең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча эшчәнлеге турында  мәгълүмат тыңладылар.
 


Нет комментариев