Кадерле райондашларым, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, иҗат сөюче дуслар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Яңа ел – ул өметләр, якты уйлар, күңел җылысы чоры. Узып баручы елда без бергәләп күп матур эшләр башкардык, шатлыклы мизгелләрне уртаклаштык, авырлыкларны да кулга-кул тотынып уздык. Районыбыз мәдәниятен баеткан һәр хезмәткәргә, һәр иҗат кешесенә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
2026 ел сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, тынычлык, күңел көрлеге алып килсен. Яңа елда да мәдәниятебез кешеләрне берләштереп, яхшылыкка, матурлыкка өндәп торсын.
Яңа ел белән сезне! Һәр көнебез яктылык һәм шатлык белән тулсын!
Нет комментариев