Арча районы укытучылары грант отты
Районыбыз мәктәпләре, балалар бакчалары, укытучылары һәм тәрбиячеләре төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулап тора
Октябрь-ноябрь айларында татар телендә белем бирүче укытучылар һәм белем бирү оешмалары арасында Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерүне күздә тоткан республика бәйгеләре узды.
Туган телдә белем бирүче укытучылар арасында Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күздә тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика бәйгесендә безнең районнан 4 укытучы һәм 3 тәрбияче 50 мең сум күләмендә грант отты.
Арча шәһәре 6нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Муллагалиева:
“Мәктәптә эшләү стажым 30 ел. Арчаның 6нчы мәктәбендә 7 ел эшлим. Минем укытучы буларак үсеш елларым Түбән Мәтәскә мәктәбенә туры килде. Анда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем, татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бардым. Ул минем туган мәктәбем, мин үзем дә шул мәктәпне тәмамладым. Минем укытучы булып китүемә, укытучы буларак үсешемә зур өлеш керткән остазларым – Түбән Мәтәскә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Нурзилә Гайнетдинова һәм Арчаның 4нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтаховага рәхмәтлемен.
Бу бәйгегә мин өч еллык хезмәт нәтиҗәләрем белән бергә “Гаилә традицияләре яшәргә тиеш” дигән проект тәкъдим иттем. Бу юнәлештә эш безнең мәктәптә ел дәвамында алып барыла. Без аны Гаилә елы белән дә бәйләдек. Аны тормышка ашыруда миңа сыйныф җитәкчеләре бик ярдәм итә. Проектның нәтиҗәсе буларак декабрьдә мәтәбебездә фестиваль узачак. Гаиләдә бирелгән тәрбия ныклы булса, буыннар чылбыры өзелмәсә, балалар тәрбияле булып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсә.
Укучыларым төрле олимпиадаларда уңышлары белән куандыра. Республика күләмендә җиңү яулаган, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар алган укучыларым бар”.
Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хафизова:
“Мин 2014 елдан Яңа Кенәр мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытам. Аңарчы Байкал, Сөрде мәктәпләрендә эшләдем. Мин төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашырга яратам. Директорыбыз Хәмбәл Зарипов та һәр башлангычны хуплап каршы ала. Әлеге бәйгенең нигезләмәсен күргәч, үземне сынап карыйсым килде. Хәзерге балалар бик китап укырга яратмый. Аларны туган телдә китап укуга тарту буенча “Китапстан” дигән проект эшләдем. Хәзер китап укучылар фестивале үткәрергә әзерләнәбез. Быел әле “Ел укытучысы” бәйгесендә дә катнашам. Мин баш күтәрми бәйгеләргә әзерләнгән вакытта миңа һәрьяктан терәк булган гаиләмә зур рәхмәт”.
Яңа Кырлай урта мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлгенә Шиһапова:
“Мин укытучылар нәселеннән. Минем әнием Зәйнәп Гатауллина 40 елга якын Яңа Кырлай мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты. Әтием Хәсбиулла Гатауллин химия һәм биология укыткан. Үзем дә шушы мәктәптә укыдым, хәзер туган мәктәбемдә укытам.
Төрле конференцияләрдә яратып катнашам. Укучыларымны да шуңа өйрәтәм. Бергәләп әзерләнәбез, катнашабыз. “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгеләрендә катнаштым. Укучыларым район күләмендә узган олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Ә туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән бәйгедә мин директорыбыз Зөлфия Хәйруллина тәкъдиме белән катнаштым. Бу җиңү – ул бөтен коллективның бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук гаиләнең дә терәк булуы бик кирәк. Бәйгегә мин Яңа Кырлай авылы тарихына багышланган “Мәгърифәтле һәм Тукайлы Яңа Кырлай” дигән проект тәкъдим иттем. Хәзерге вакытта аны җыентык итеп чыгару өстендә эшлибез. Укучыларга белем бирү белән беррәттән без аларда ватанпәрвәрлек хисләре дә тәрбиялибез. Безнең бурыч – туган иленең, туган җиренең тарихын белгән шәхесләр тәрбияләү”.
Курса-Почмак урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укыту-чысы Гөлия Гыйбадуллина:
“Бәйгенең район этабын узып, республика этабына үтүемне белгәч тә сөенгән идем, республикада җиңү яулагач та шатлык хисләре кичердем. Шулай ук миңа Арча педагогия көллиятенә керергә тәкъдим иткән әтием рухы өчен сөендем. Гомерем буе сайлаган һөнәремә тугрылык-лы булып калдым. Уытучы
булып 32 ел эшлим, шуның 20 елын татар теле һәм әдәбияты укытам. Беренче грантымны 2011 елда откан идем. Бу минем икенче грантым. Бәйгедә катнашырга директорыбыз Нурзилә Сабирҗанова, мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина тәкъдим итте. Укучыларым арасында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар бар. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. Мәктәбебездә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар булып тора”.
Арчаның 6нчы балалар бакчасы татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева:
“2022 елда безнең балалар бакчасы әлеге республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сум күләмендә грант откан иде инде. Мин ул вакытта да документлар җибәреп караган идем, тик җиңүгә әз генә баллар җитеп бетмәде. Быел ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү аша Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә багышланган яңа проект эшләп җибәрдем һәм җиңүчеләр исемлегенә кердем. Бу минем өчен зур шатлык. Шулай ук быел май аенда “Иң милли тәрбияче республика бәйгесендә беренче урын алган идем”. “Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Моңлы саз чыңнары” бәйгесендә икенче урын яуладым. 6нчы балалар бакчасында мин ачылганнан бирле, 6 ел эшлим. Аңа кадәр 13 ел Арчаның 10нчы балалар бакчасында эшләдем”.
Арча 8нче балалар бакчасы-ның музыка җитәкчесе Ләйлә Алеева:
“Мин 8нче балалар бакчасында 2004 елдан бирле эшлим. Безнең балалар бакчасында татар телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Эшебезне дә шул юнәлештә алып барабыз. Балаларга татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтәбез. Үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре белән берлектә төрле чаралар үткәрәбез, татар язучыларын чакырабыз, татарча җырлар, биюләр өйрәнәбез.
Бәйгегә өлкән тәрбияче Розалия Низамова белән бергә әзерләндек. Мин “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык сәнгатенә татар халкының музыкаль уеннары аша тарту” проектын тәкъдим иттем”.
Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Шәрифуллина:
“Без әти-әниләр, балалар тырышлыгы белән татар теленә өйрәтү буенча лэпбук дип атала торган китаплар эшләдек. Бәйгегә мин шуларны тәкъдим иттем. Әлеге бәйгедә мин быел икенче тапкыр катнаштым. Беренче тапкырында җиңүчеләр исемлегенә эләгә алмадым. Быел андый бәхет елмайды. Мин балалар белән эшләргә яратам. “Бәләкәч”кә килгәнче гаилә балалар бакчасы ачкан идем. Кечкенә балалар белән күңелле, рәхәт, аларның һәрберсе – аерым бер дөнья, һәрберсе үзенчәлекле. Көн дәверендә арып кайтсаң да, балалар белән эшләү көч бирә. Аларны һәрдаим кызыксындырып торырга кирәк. Мин көн саен нинди дә булса яңалык кертергә тырышам. Тәрбияче эшендә башкача булмый.
Форсаттан файдаланып, миңа бу бәйгедә катнашырга тәкъдим иткән, мөмкинлекләр тудырган 4нче балалар бакчасы мөдире Наилә Сәмиевага, Айзирә Галләмовага, хезмәттәшләремә, гаиләмә зур рәхмәт әйтәм”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев