erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча районында янгында ир-ат һәлак булды

Күпербаш авылында бер катлы агач йортта чыккан ут нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-ат һәлак булды.

Фаҗига Купербаш авылында теркәлә. Мәгълүматлар буенча, йортта чыккан янгын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Утны сүндерү барышында һәлак булган ир-атның гәүдәсе табыла. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә

Белгечләр фаразлавынча, янгынның сәбәбе электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле булырга мөмкин.

 

 


Нет комментариев