Аның чираттагысы “Заря” агрофирмасында узды.
3 апрельдә “Заря” агрофирмасында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник күзәтү узды. Техник күзәтүгә барлык булган 39 берәмлек техника тәкъдим ителде. Механизаторлар әйбәт әзерлекле, техника таләпләргә җавап бирә һәм еллык техник күзәтү узу турында таныклыклар алачак. Бу хакта безгә Гостехнадзорның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Техник күзәтүгә нәтиҗә ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылмалы үзйөрешле машиналарны кулланганда, бигрәк тә караңгы вакытта йөргәндә, юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде”, – диде ул.
Нет комментариев