erid:2VtzquqpS7d
Арча районында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау дәвам итә
Арча яңалыклары

Арча районында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау дәвам итә

Арча районында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау дәвам итә

График буенча 22 майда Арча районының Мәтәскә, Мөндеш һәм Иске Кырлай авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды.

«Тикшерү барышында 58 техника каралды. Аларның 3се техник карау таләпләренә туры килми, калганнары якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык алачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.


Нет комментариев