Аның чираттагысы Арча кирпеч заводында узды
5 декабрьдә Арча кирпеч заводында чираттагы техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 15 берәмлек техника каралды.
«Барлык техника да техник карау таләпләренә туры килә, һәм якын вакытта техник карау үтү турында таныклык алачак», – дип билгеләп үтте Арча районы буенча Дәүләт техник күзәтүе баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Оешма хезмәткәрләре белән тракторлар һәм махсус техниканы куркынычсыз файдалану буенча әңгәмә үткәрелде, аеруча төнге вакытта техника куллану мәсьәләләренә игътибар бирелде.
Нет комментариев